Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саркози хөкүмәттән бурычларны киметү планын сорый


Франция президенты Николя Саркози бюджет дефицитын киметү өчен хөкүмәттән яңа чаралар тәкъдим итүне сорады.

Бүген Парижда Саркози министрлар белән бурычлар мәсьәләсе турында сөйләште.

Бу көннәрдә кайбер белгечләр Франциянең озын мөддәтле кредит рейтингын бер дәрәҗәгә төшерү мөмкинлеге турында белдергән иде.

Узган атнада Standart & Poor’s рейтинг ширкәте АКШның кредит рейтингын бер дәрәҗәгә төшергәннән соң, дөнья финанс базарларының төп индекслары төшә башланды.
XS
SM
MD
LG