Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон хакимиятләр илнең төрле шәһәрләрендә инде дүрт төн рәттән дәвам иткән урам чуалышларына чик куячак дип белдерде.
Бирминһем шәһәрендә узган төндәге урам чуалышларында өч кеше һәлак булды.
Полиция белдерүенчә, үз милекләрен талаучылардан сакларга маташканда аларны машина бәргән. Машина йөртүче кулга алынган, аның кешеләрне ният белән бәрдерү-бәрдермәве әлегә билгесез.
Лондонда урам чуалышлары дүрт көн элек башланды. Узган төн анда чагыштырмача тыныч үтте.
Шулай да илнең башка шәһәрләре – Манчестер, Ливерпул, Лестер һәм Бирминһемда чуалышлар дәвам итте.
Урамнарда полиция көчләре нык кына арттырылды. Кэмерон әйтүенчә, полициягә су сиптерү җайланмалары да тапшырылачак. Моңарчы анда мондый җайланмалар кулланылмый иде.
Чуалышларда катнашкан өчен меңнән артык кеше кулга алынды.
Урам чуалышлары 4 августта Лондонда 29 яшьлек Марк Дагганның полиция белән бәрелештә үтерелүеннән соң башланып китте.