Accessibility links

Обама Ак Йортта ифтар ашы үткәрде


АКШ президенты Барак Обама чәршәмбе кичендә Ак Йортта ифтар ашы үткәрде.

Ифтар ашына дипломатлар, президент идарәсе хезмәткәрләре һәм конгрессменнар чакырылды.

Бу чара 2001 елгы Әл-Каидә террор һөҗүмнәрендә һәлак булган 3 меңләп кешенең рухына багышланды.

Обама үз чыгышында әлеге фаҗиганең ун еллыгы алдыннан корбаннар арасында чыгышы һәм дине белән төрле катлам кешеләр, шул исәптән американ мөселманнар да булганлыгын искә алырга кирәк диде.

Обама элекке президент Джордж Буш кебек үк мондый ифтар ашларын ел саен уздыра.

XS
SM
MD
LG