Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа финанс базарларында тагын төшенкелек


Бүген иртән үсештә булган Европа финанс базарларында еврозонадагы бурычлар кризисыннан курку сәбәрле тагын төшенкелек күзәтелде.

Чәршәмбе көнне финанс базарларындагы хиссәләрнең бәясе нык кына төште. Инвесторлар Грециянең бурычлары Франция банкларына да тәэсир итәр дип курку сәбәпле иң зур зыян Франция банкларына килде.

Франция банклары һәм иминият ширкәтләре Европа Берлегенең коткару пакетының бер өлеше буларак Греция бурычларының 15 миллиард евро өлешен вакытлыча үз өсләренә алырга ризалашкан иде.

Франция хөкүмәте узган атнада АКШның кредит рейтингы бер дәрәҗәгә төшерелгәннән соң, банк проблемнары сәбәпле Франциянең дә кредит дәрәҗәсе төшәргә мөмкин дигән фаразларны кире кага. Рейтинг агентлыклары да Франциянең иң югары рейтингын төшерергә җыенмауларын белдерә.

Франция президенты Николя Саркози белән Германия Канцлеры Ангела Меркель киләсе сишәмбедә очрашып еврозона проблемнары турында сөйләшәчәк.

Нью-Йорк финанс базары нык кына кимүләрдән соң бүген үсеш белән ачылды. Dow Jones индексы 1,5 процентка артты.
XS
SM
MD
LG