Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хәрбиләре 11 оппозиция тарафдарын үтерде


Сүриянең Һомс виләятендәге Кусайр шәһәренә бүген хөкүмәт гаскәрләре керде. Алар оппозиция тарафдарлары белән бәрелешләрдә кимендә 11 кешене үтергән, 16-ны яралаган.

Бу турыда шаһитләр һәм Сүрия хокук яклау оешмалары белдерә.

Алар әйтүенчә, Идлиб виләятендәге башка шәһәрләрдә күптән түгел булган протест чарасыннан соң хәрбиләр дистәләрчә кешене тоткарлаган.

Активистлар исәпләвенчә, Сүрия президенты Бәшәр Әссад хакимиятенә каршы чыгучылар белән биш ай элек башланган бәрелешләрдә ике меңгә якын кеше үтерелгән.

Халыкара җәмәгатьчелек Димәшктән көч куллануны кичекмәстән туктатуны таләп итә.
XS
SM
MD
LG