Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия чуалышлар кабатланмасын өчен чаралар күрәчәк


Британия хөкүмәте илдә соңгы көннәрдә булган чуалышларның киләчәктә кабатлануына юл куймау өчен чаралар күрәчәк.

Бүген бу турыда әлеге вакыйгалар сәбәпле гадәттән тыш утырышка җыелган парламентта чыгыш ясап Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон белдерде.

Кэмерон аерым алганда чуалышларны бастыру өчен гаскәрне куллану мөмкинлеген белдерде.

Премьер бу хәлләрнең сәясәткә катнашы булмавын, аның артында хулиганнар торганлыгын әйтте.

Пәнҗешәмбегә каршы төн Британия шәһәрләрендә чагыштырмача тыныч үтте. Мәхкәмәләр талау һәм яндыруларда катнашканнарны хөкем итә. Барлыгы меңнән артык кеше тоткарланган.

Чуалышлар Лондонда яшәүче бер кеше полиция белән бәрелештә һәлак булганнан соң башланды.
XS
SM
MD
LG