Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саян-Шуш су электр станциясендәге казаны тикшерү тәмам


Русия тикшерү комитеты Саян-Шуш су электр станциясендәге каза турында җинаять эшенә бәйле тикшерү эшләрен тәмамлады. Ул казада 74 кеше һәлак булган иде.

Комитет вәкиле әйтүенчә, гаепләнүчеләр хәзер бу эш документлары белән таныша.

Барлыгы җиде кешегә, шул исәптән станциянең элекке мөдире Николай Неволькога гаепләү белдерелде. Алар хезмәт иминлеге кагыйдәләрен бозып кеше үлеменә китерүдә гаепләнә.

Саян-Шуш су электр станциясендә каза 2009 елның 17 августында булды. Шартлау нәтиҗәсендә аның ун бүлегенең тугызы сафтан чыкты.

Станцияне төзекләндерүгә 40 миллиард чамасы сум кирәк булыр дип фаразалана.
XS
SM
MD
LG