Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Тимошенконы кулга алуга каршы мөрәҗәгатьне караудан баш тарта


Киевта аппеляция мәхкәмәсе элекке премьер-министр Юлия Тимошенко адвокатының Тимошенконы кулга алу карарына каршы мөрәҗәгатен караудан баш тартты.

Хөкемдар Украинаның җинаять-процессуаль кодексы нигезендә бу мәсьәлә апплеляция мәхкәмәсендә карала алмый диде.

Хәзер Тимошенконың адвокатлары аны кулга алу карарын үзгәртүне сорап Украина Югары мәхкәмәсенә һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыена.

Русия белән газ килешүләре төзегәндә вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләнүче Тимошенконы мәхкәмәгә хөрмәтсезлек күрсәтә дип узган атнада сак астына алган иделәр.

Тимошенко эшен караучы мәхкәмәнең киләсе утырышы 15 августка билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG