Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар җыеннарына әзерлек бара


Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

Уфадагы “Башкортстан татарлары” берлегенә керүче оешма җитәкчеләре быел сентябрь һәм ноябрьдә үтәсе корылтайларга әзерлек мәсьәләләрен тикшерде. Бу эшләрнең әлегә тиешле дәрәҗәдә алып барылмавы да ачыкланды.


Быел Башкортстан татарларының ике зур җыены үтәчәк. Сентябрь азагында Башкортстан Татар конгрессы үзенең IV корылтаена җыела. Ә ноябрь аенда Башкортстан татарларының гомум корылтаен үткәрү хакында әйтелде.

Уфада узган киңәшмәдә шушы ике зур җыенга әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, танылган галим Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, конгресс комиссияләре җитәкчеләре үз даирәләренә караган эшләре буенча хисаплар әзерли. Шул ук вакытта корылтайда кемнәр чыгыш ясарга тиешлеге дә билгеләнә. Корылтайга әзерлек эшләре районнарда да дәвам итә.

“Әмма, җәйге яллар чоры сәбәпле, дә “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе Рамил Бигновның праймеризларда катнашуы аркасында вакыты тыгыз булуы белән дә, бу эшләр әлегә бик җай гына бара. Төбәкләрдә, корылтайга делегатлар сайлау өчен, Башкортстан Татар конгрессы филиаллары конференцияләр үткәрә. Бу җыеннар август ае азагына – сентябрь башына төгәлләнергә тиеш”, ди Илдар Габдрафыйков.

Киңәшмәдә ноябрь аенда үтәчәк Башкортстан татарлары корылтаена әзерлек барышы хакында да сөйләшү булды. Конгресс җыенына да, гомум республика татарлары корылтаена да әзерлек бергә алып барылырга тиеш дип ассызыкланды.

Ноябрь аенда үтәчәк корылтайга әзерлек өчен “Башкортстан татарлары” берлегенә керүче 17 оешма җитәкчеләре җаваплы. Алар үз оешмалары исеменнән корылтайда тикшерелергә тиешле темалар һәм проблемалар хакында үз тәкъдимнәрен әзерли.
XS
SM
MD
LG