Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Болгарга сәяхәтне дин белән бәйләмик”


“Безнең гәҗит” Мөсфирә Хафизованың Болгар шәһәрчеге турындагы язмасын бастыра. Автор тарихи урынга хаҗ кылырга барабыз диючеләрнең ялгыш фикердә булуларын әйтә.


Соңгы вакытта Болгар исеме көймә бату һәлакәте белән еш искә алына. Ләкин “Болгарга – хаҗ?!” язмасы авторы алдан ук сүзнең ул хакта бармаячагын әйтеп куя. Болгар шәһәрчеге турындагы уйлары Мөсфирә Хәсән кызына шактый вакыт тынгы бирми йөри. Инде Изге урыннарга кече хаҗ кылырга барабыз дигән сүзләр еш ишетелә башлагач, газетка мәкалә язарга була ул.

Мөсфирә Хафизова сүзен тарихи урыннарны саклау, яңарту күренешләренең күркәмлегеннән башлый. Язмада Казан кирмәне, Кол Шәриф мәчете, барысы да телгә алына.

“Болгар бабаларыбызның яшәгән урыннарын торгызу Татарстаныбызны дөнья күләмендә танытырга ярдәм итә һәм дәрәҗәсен күтәрә” дип, дәвам итә сүзен Хафизова. Шуннан соң ул төп фикерен әйтеп аңлатуга күчә.

“Болгарга экскурсияләр һәм анда җыелулар Аллаһка гыйбадәт дип, дин белән буталып каралырга тиеш түгел”, ди “Безнең гәҗит” укучысы. Аны, “Болгарга хаҗга барабыз” дип, төрле уйдырмаларга ышанган кешеләр борчый. Чөнки алар әйтеп кенә калмый, тарихи урыннарда корбан чалып, башка дини гамәлләр кылалар икән.

Автор Болгар шәһәрчеге хаҗ кылу урыны түгеллеген Коръән сүрәләре белән дәлилләргә тырыша. Ислам тарихында хаҗ урынын үзгәртергә теләүчеләр булуын һәм бу башлангычларның азагы бик аянычлы хәлләргә китерүен әйтә.

“Болгарга – хаҗ?!” язмасы авторның шәхси хис-тойгылары белән бергә үрелеп язылуы сизелә. Мөсфирә Хәсән кызы кат-кат тарихи җирлекнең хаҗ кылу урыны түгеллегенә басым ясый.

“Әгәр без аны Ислам диненә бәйләсәк, беренчедән – Аллаһы Тәгаләнең ачуын китереп, газап күрәчәкбез; икенчедән – киләчәк буыннарыбызга Ислам динен бозып күрсәткән булырбыз; өченчедән – бөтен мөселман илләре безгә каршы чыгачак һәм бу бик зур фетнәләргә сәбәп булачак”, ди Мөсфирә Хафизова. Авторның теләге – Болгарга баруларны, төрле экскурсияләрне дин белән бәйләүне тыю.
XS
SM
MD
LG