Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитский ябып тотылган изолятор табибына гаепләү белдерелде


Hermitage Capital вакыфы юристы Сергей Магнитский ябып тотылган Мәскәү тикшерү изоляторы табибына гаепләү белдерелде.

Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин әйтүенчә, табиб-лаборант Лариса Литвинова сакчызлык белән кеше үлеменә сәбәп булуад гаепләнә.

Элегрәк изолятор җитәкчесенең дәвалау-профилактика эшләре өчен җаваплы урынбасары Дмитрий Кратовка ваемсызлык гаепләве белдерелгән иде.

Маркин белдерүенчә, тикшерүчеләр Магнитский үлеме белән табиблар эшчәнлеге арасында турыдан-туры бәйләнеш булуын ачыклаган.

Салымнардан качу гаепләве белән изоляторга ябылган һәм 11 ай сак астында булган Магнитский 2009 елның ноябрендә үлде. Авыруга вакытында табиб ярдәме күрсәтмәү гаепләве белән җинаять эше ачылды.
XS
SM
MD
LG