Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә тагын президентка каршы җыеннар узды


Сүриянең төрле шәһәрләрендә бүген дә президент Бәшәр Әссадның хакимияттән китүен таләп урам җыеннары узды. Кешеләр бу җыеннарга җомга намазларыннан соң кушылды.

Соңгы атналарда гаскәрләр белән демонстрациячеләр арасында канлы бәрелешләр булган Һама, Һомс һәм Дәйр-әз-Зор шәһәрләрендә иминлек көчләре тагын кешеләргә ут ачты. Берничә кешенең һәлак булуы хәбәр ителә.

Сүриянең төньягындагы Хан-Шәйхун шәһәрендә дә протест чарасын куып таратканда ике кеше һәлак булды.

Активистлар әйтүенчә, Сүриядә биш ай протест чаралары барышында 2 меңләп кеше һәлак булган.

Сүрия хакимиятен көч кулланудан баш тартырга мәҗбүр итү өчен халыкара басым арта бара.
XS
SM
MD
LG