Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Берлин дивары төзелә башлауның 50 еллыгын билгели


Бу урыннан Берлин дивары үткән булган
Бу урыннан Берлин дивары үткән булган
Бүген Германиядә Берлин дивары төзелә башлауга 50 ел тулу билгеләнә. Тантана чаралары шимбәгә каршы төндә элекке чик буенда урнашкан бер гыйбадәт корылмасында башланды. Җиде сәгатьлек тантана барышында дивар аша Көнбатыш ягына чыгып качарга җыенганда һәлак булганнарның исемнәре яңгыратылды. Андый кешеләр саны кимендә 136 дип санала.

1961 елның 13 августында Көнчыгыш һәм Көнбатыш Берлин арасында чикләр урнаштырыла, шәһәрнең ике өлешен тоташтырган метро юллары ябыла. Көнчыгыш Берлин чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алына, шуннан соң бетон блоклардан дивар корыла башлый.

Еллар дәвамында дивар биегәя, аны саклау тәртибе дә катлаулана бара. Диварның озынлыгы 155 чакрым тәшкил итә.

Берлин дивары 1989 елның 9 ноябрендә җимерелә.
XS
SM
MD
LG