Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья банкы җитәкчесе дөнья икътисадына яңа янаулар турында кисәтә


Сидней – Дөнья банкы җитәкчесе Роберт Зеллик дөнья икътисадына янаган яңа янаулар турында кисәтте.

The Weekend Australian басмасына биргән әңгәмәсендә Европаның бурычлар кризисын ул Американ икътисады төшенкелегеннән дә яманрак дип атады.

Аның сүзләренчә, Европа Берлеге бу кризисны чишү өчен җитәрлек чаралар күрмәгән.

Шимбә көнне Италия хөкүмәте, Европаның үзәк банкы таләбе нигезендә, бюджет чыгымнарын 45 миллиард еврога киметү турында белдерде.

Белгечләр фикеренчә, Италия, Испания һәм дә Греция белән Португалиянең дефолтка таба үрмәләве Европаның уртак валютасын какшатырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG