Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама демократлар һәм республиканнарны бюджет дефицитын киметү мәсьәләсендә килешергә чакырды


Вашингтон -- Кушма Штатлар президенты Барак Обама Конгресстагы демократлар һәм республиканнарны бюджет дефицитын киметү мәсьәләсендә килешергә чакырды.

Үзенең атналык радио һәм интернет чыгышында Обама республиканнарны, үзләренең сәяси мәнфәгатьләреннән чыгып, президент идарәсе тәкъдим иткән чараларга киртә салу ниятендә гаепләде.

Күптән түгел Конгресс алдагы елларда бюджет дефицитын киметү шарты белән Кушма Штатларның дәүләт бурычы күләмен арттырырга килешкән иде. Әмма дефицитны киметү чаралары әлегәчә кабул ителмәгән - демократлар һәм республиканнар уртак фикергә килә алмый.
XS
SM
MD
LG