Accessibility links

Кытай хакимиятләре Синҗан төбәгенә махсус төркем җибәрде


Өремче – Күптән түгел Синҗанда булган көч куллануларга бәйле рәвештә Кытай хакимиятләре бу төбәккә террорга каршы көрәшүче, махсус әзерлек үткән “Ак барс” төркемен җибәргән.

Төркем сугышчылары Кашгар белән Өремче арасында урнашкан Аксу шәһәрендә төпчләнәчәк.

Июль аенда Кашгарда булган көч кулланулар нәтиҗәсендә кимендә 20 кеше корбан булган иде.

Кытай хакимиятләре моның өчен чит илләрдән җибәрелгән исламчыларны гаепләде.

Синҗан төбәгендә җирле уйгырлар белән кытайлар арасында бәрелешләр даими булып тора.
XS
SM
MD
LG