Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә гыйсъянчылар Әз-Завия шәһәрен үз карамагына алган


Әз-Завия – Либиядә Мөәммәр Каддафи режимына каршы торучы гыйсъянчылар Әз-Завия шәһәрен үз карамагына алулары турында белдерә.

Reuters хәбәренә караганда, 50-ләп гыйсъянчы “Аллаһу Әкбәр” дип кычкырып шәһәрнең үзәк базарына җиткән.

Шул ук вакытта шәһәрдә хөкүмәт көчләре, шул исәптән, берничә мәргән кала бирә. Шәһәрдән даими атышу тавышлары ишетелә, дип хәбәр ителә.

Әз-Завия шәһәре башкала Триполидан нибары 50 чакрым ераклыкта урнашкан. Гыйсъянчыларның башкалага болай якын килгәне юк иде әле.
XS
SM
MD
LG