Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патрушев Тәһранда Иран җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрә


Николай Патрушев
Николай Патрушев
Бүген Русия иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев Тәһранда Иран җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрә. Патрушев сәфәре вакытында Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗад һәм Иранның иминлек шурасы башлыгы Сәид Җәлили белән очраша.

Патрушев Иран җитәкчелеген халыкара чикләүләрне йомшарту барәбәренә Иран атом програмы хакында күп яклы сөйләшүләргә кайтырга чакырырга җыена.

Дөнья җәмәгатьчелегенең уранны баету програмын туңдыру таләбен Тәһран кире кага. Көнбатыш илләр Иран атом коралына ия булырга тели дип шикләнә.
XS
SM
MD
LG