Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы террор гамәлләрендә алтмышлап кеше корбан булды


Гыйракның Кут шәһәрендә террор гамәле булган урын
Гыйракның Кут шәһәрендә террор гамәле булган урын
Гыйрактагы уннан артык шәһәрдә булган террор гамәлләрендә, соңгы мәгълүматларга күрә, алтмышлап кеше үлгән. Шуның эченнән утыздан артык кеше илнең көньягындагы Кут шәһәрендә булган ике шартлауда һәлак булган.

Куттагы үзәк базар янында башта юл кырыена куелган бомба шартлаган һәм бер минуттан соң әлеге урыннан ерак булмаган җирдә калдырылган бомбалы машина шартлатылган.

Шулай ук Багдад, Баакуба, Нәҗәф, Киркук, Кербеледә дә шартлаулар булды. Гомумән алганда, 230-дан артык кеше яраланган.

Әле шушы арада гына Гыйрак хакимияте АКШ гаскәрләренең төп өлешен ел ахырында илдән чыгаргач, бер өлешен калдыру турында сөйләшүләр башларга риза икәнлеген белдергән иде.
XS
SM
MD
LG