Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәктә йөзләрчә кеше парламент бинасы янында митинг үткәрә


Кыргызстан башкаласы Бишкәктә йөзләрчә кеше ил парламенты бинасы янында митинг күткәрә.

Илнең элекке саклану министры Бактыбәк Калыевны сак астыннан чыгару әлеге митингны үткәрүгә сәбәп булган. Мәхкәмә Калыевны өй сагында тоту карары чыгарган иде.

Калыев 2010 елның апрель аенда халык күтәрелешләрен бастырганда күпләп кешенең үлемендә гаепләнә. Ул вакытта кимендә 77 кеше үлгән иде.
XS
SM
MD
LG