Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырның элекке президенты эшен караган мәхкәмә 5 сентябрьгә кичектерелде


Хөсни Мөбәрәк мәхкәмәдә
Хөсни Мөбәрәк мәхкәмәдә
Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк һәм аның ике улы эшен караган мәхкәмә 5 сентябрьгә кадәр кичектерелде.

Рәислек итүче хөкемдар Әхмәт Рефаат бүген әнә шундый карар чыгарды. Ул шулай ук мәхкәмә эше алга таба туры эфирда күрсәтелмәячәк дип белдерде. Аннан да кала адвокатлар таләбе белән Мөбәрәк эше киләчәктә илнең элекке эчке эшләр министры Хәбиб әл-Адлига белдерелгән гаепләү белән бергә каралачак.

Мөбәрәк эшен караган мәхкәмә 3 августта башланган иде. Ул ришвәтчелектә һәм ел башында демонстрантларны күпләп үтерүдә катнашы булуда гаепләнә. Илнең элекке башлыгы бөтен гаепләүләрне дә кире кага.

Сәламәтлеге начар булганга Мөбәрәкне мәхкәмәгә хастаханә ятагында китерәләр.
XS
SM
MD
LG