Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия эчке эшләр министры илдән качарга мөмкин


Либия эчке эшләр министры Наср Мөбәрәк Абдулла гаиләсе белән бүген Мисырга килде. Хосусый очкычта килгән Абдулла үзләрен ял сәфәрендә дип белдерә. Әмма аңа кадәр министр ил башкаласы Триполидан качарга җыена икән дигән сүзләр дә булган иде.

Элекке эчке эшләр министры гыйсьянчылар ягына чыккач Мөәмәр Каддафи аның урынына Абдулланы билгеләгән иде.

Либиянең көнбатышында сугышлар дәвам итә. Гыйсьянчылар әз-Зәвия шәһәрен үз кулларына алулары һәм башкалага таба барулары турында белдерә.

Мөәмәр Каддафи үз тарафдарларын гыйсьянчыларга һәм аларга ярдәм итүче НАТО көчләренә каршы “азат итү походы” башларга чакырды.
XS
SM
MD
LG