Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Суданда мөмкин сугыш җинаятьләрен тикшерергә чакыра


БМО-ның кеше хокуклары бүлеге Суданның Көньяк Кордофан төбәгендә мөмкин сугыш җинаятьләрен һәм кешелеккә каршы җинаятьләрне тикшерергә чакыра.

Бүген Женевада игълан ителгән халыкара белгечләр хисабында 5 июньнән 30 июньгә кадәр Судан хәрбиләре Көньяк Кордофанны һавадан бомбалаганда гади халыкның күпләп үлүе әйтелә. БМО шулай ук ябылудагы Судан азатлыгы халык хәрәкәте лидерларын җәзалаулары турында да белдерә.

Суданда булган ватандашлар сугышы вакытында Көньяк Кордофанда яшәүчеләр илнең көньягындагы гыйсьянчыларга теләктәшлек белдергән иде. 9 июль көнне Көньяк Судан үзенең бәйсезлеген игълан итте.
XS
SM
MD
LG