Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи гаскәрләре “Скад” ракеталары кулланды


"Скад" ракеталары
"Скад" ракеталары
Либиядә Мөәмәр Каддафи гаскәрләре гыйсьянчылар контролендә булган Брига шәһәренә “Скад” ракеталарын атты.

Бу хакта гыйсьянчылар хәрби җитәкчелеге хәбәр итте. Алар шулай ук үзләренең ил башкаласы Триполига таба баруларын да белдерде. Шулай ук әз-Зәвия һәм Гарьян шәһәрләрендә дә сугышлар бара.

Әз-Зәвиядәге табиблар хәбәр итүенчә, Каддафи гаскәрләре хәдәфле ут ачып гади халык арасыннан кимендә өч кеше үлгән.

Дүшәмбе көнне Мөәмәр Каддафи үз тарафдарларын “илне сатлык җаннардан чистартырга” чакырган иде. Низагның ике ягы да, алар янәсе Тунисның Җирба утравында яшерен сөйләшүләр алып бара, дигән хәбәрне кире кага.
XS
SM
MD
LG