Accessibility links

Кризисның кабатлануы турында шик-шөбһәләр арта


Икътисад белгечләре кризисның кабатлану мөмкинлеге турында төрле фикерләр әйтә, кешеләр кризистан үзенчә сакланырга уйлый. Хөкүмәт яшәү минимумы күләмен арттыра.


Сишәмбедә Русия биржаларында индекслар төште, нефть ширкәтләренең хиссәләре арзанайды. Дөнья базарларында да нефтькә бәя бераз кимеде. Доллар бәясе 29 сумга якынлашып килә. Соңгы көннәрдә булган зур тибрәлешләрдән соң, кризисның икенче дулкыны килү мөмкинлеге турындагы фаразлар арта бара.

Кризис кабатланырмы, юкмы дигән сорауга җавап биргәндә, белгечләр уртак фикердә булмаса да, аларның күпчелеге, АКШ һәм Европа икътисадлары кыен хәлдә калды, шуңа дөньяда гомум куллану күләме кимиячәк, ди. Кризис ук булмаса да, үсешне көтәсе юк икән.

Хиссәләр базарында бәяләрнең үсмәвен, нефтькә бәяләрнең кимүен дә фаразлаучылар бар. Нефть бәясе турыдан-туры рубль курсына бәйле, шулай булгач, доллар-рубльнең базарларда тибрәлүен дә көтәргә була.

Кризиска караш төрле

Русия Үзәк банкы рәисе башлыгы урынбасары Алексей Улюкаев халыкны тынычландырырга тырыша.

"Дөнья икътисадында проблемнар күптән башланды, алга таба безне тотрыксызлык чоры көтә, рубль кыйммәтенең төшеп китүенә, яки үсүенә дә тыныч карарга кирәк, чөнки бу – базар өчен нормаль күренеш", дип әйтә ул.

ФБК ширкәте стратегик анализ департаменты башлыгы Игорь Николаев kp.ru сәхифәсенә, "кризисның икенче дулкынын бу елның ахырында көтәргә була", дип фаразлаган.

Аның фикеренчә, АКШ 2008 ел кризисы нәтиҗәләреннән арынып җитмәгән, евро кулланучы илләрнең берсендә дефолт килеп чыгарга мөмкин, ул вакытта аның дулкыннары бөтен дөньяга тарала ала.

Ул, кредитлар булса, аларны түләп бетерергә, аласы әйберләр булса, алып куярга киңәш итә, әмма булган акчаны кыйммәте төшүдән саклау өчен валюта сатып алырга кушмый.

"Тагын бер суыткыч, телевизор алып кую хәерлерәк"

Халык долларның рубльгә карата курсы нык кына артып, чит ил тауарларына бәя артудан шикләнә. Мәсәлән, көнкүреш техниканы бүгенге бәядән сатып алырга теләүчеләр хәтта кредит алырга каршы түгел.

"Тагын бер суыткыч, заманча телевизор, кер машинасын алып кую хәерлерәк", дип уйлый Казандагы исемен әйтергә теләмәгән урта хәлле бер ханым. Банкларда, таныш-белешләр арасында да андый сөйләшүләрне еш ишетергә туры килә.

Тауарлардан соңгы вакытта бензин бәясе күзгә күренеп үсеп бара. Русия статистика комитетының Татарстандагы бүлеге мәгълүматларына караганда, АИ-93, 92 маркалы ягулык соңгы ярты ел белән чагыштырганда якынча 4 сумга арткан, АИ-95 бензины 3 ярым сумга күтәрелгән. Бүген иң популяр 92ле бензин 26 сум 50 тиен тирәсендә тора, 95ле ягулык өчен якынча 28 сум түләргә туры киләчәк.

Яшәү минимумы күтәрелде

Шушы көннәрдә яшәү минимумы дип санала торган күрсәткечнең күтәрелүе турында билгеле булды. Бу сан аз керемле кешеләргә субсидия һәм акчалата ярдәмне исәпләп чыгару өчен кулланылса да, ул да бәяләрнең артуын чагылдыра.

Үткән елның 4нче кварталында бу күрсәткеч 4 733 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән булса, 2011 елның икенче кварталында бу сан 5374 сумга кадәр арттырылган. Бу Татарстан министрлар кабинеты чыгарган карарда күрсәтелә.

Хөкүмәт бу күрсәткечне квартал саен исәпләп чыгара, бу эш минималь куллану кәрзине турындагы канунга туры китереп тә эшләнә.

Хезмәт итүче төп халык өчен яшәү минимумы 5 868 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бу үткән ел белән чагыштырганда якынча 700 сумга күбрәк.

Хөкүмәт белгечләре, пенсионерларга бер айга яшәргә 3 923 сум акча җитәргә тиеш, дип саный. Бәяләр артуын истә тотып, якынча 460 сумга күбрәк бирелгән.

Балаларның чыгымнары да арта бара. Ярты ел элек бер балага 4653 сум туры килгән булса, хәзер аларга бер айга кимендә 5262 сум кирәк булачак.

Иң кечкенә куллану бюджеты 9243 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG