Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин" Франциядә "Олимпик" Лионга оттырды


Сишәмбе кичендә Казанның "Рубин" футбол такымы, Чемпионнар лигасының плей-офф өлеше уенында Франциянең Лион шәһәреннән "Олимпик" футбол такымына 3-1 исәбенә җиңелде.

3 минутта Владимир Дядюн керткән туп белән алга чыккан "Рубин", 10 минутта "Олимпик" уенчысы Бафитемми Гомисның тубын туктатып кала алмады.

40 минутта "Рубин"га үз уенчысы Соломон Кверквилия туп кертеп, исәп "Олимпик" файдасына үзгәрде.

Уенның 71 минутында Жимми Бриан "Олимпик"ның 3 тубын кертте.

Чемпионнар лигасының төркем матчларына узу өчен "Рубин"га 24 августта Казандагы очрашуда "Олимпик"ны кимендә ике туп аермасы белән җиңәргә кирәк.
XS
SM
MD
LG