Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнчыгыш Төркестанда полиция зур операция башлады


Кытай иминлек көчләре илнең төньяк-көнбатышындагы Көнчыгыш Төркестанда (Синҗан-Уйгыр автоном районы) тәртипне көчәйтү максатларында ике айлык операция үткәрә.

Бүген төбәк хакимияте урамда кизү көчәйтеләчәк, радикал ичламчылар һәм хәзерге хакимияткә каршылар яшеренгән дип шикләнелгән урыннарда тентүләр үткәреләчәк дип хәбәр итте.

Әлеге операция төбәктә соңгы айларда кимендә 20 кешенең үлеменә китергән милли низаглар нәтиҗәсендә көч кулланулардан соң башланды.

Кытайның төньяк-көнбатышындагы җирле уйгырлар һәм кытайлар арасында киеренкелек кимеми. 2009 елның җәендә булган тәртипсезлекләр вакытында 200-ләп кеше үлгән иде.
XS
SM
MD
LG