Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанның Һират вилаятендә бомба шартлап 20 кеше үлде


Әфганстанның көнбатышындагы Һират вилаятендә юлга куелган ясалма бомба шартлап кимендә 20 кеше үлде.

Вилаят башкаласы Һират шәһәренә барганда автобус әлеге минага эләгеп шартлаган. Юлчылар арасында балалар һәм хатын-кызлар да булган. Андагы хакимият җинаятьне талиблар кылган дип белдерде.

Шулай ук бүген Әфганстанның көнчыгышындагы Пактиа вилаятендә Гардез шәһәрендә йөк машинасында интихарчы американ хәрби ныгытмасына керештә үзен шартлаткан. Ике әфган сакчысы һәлак булган. Талибан шартлауны үзләре оештырганны әйтә.
XS
SM
MD
LG