Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Кытай рәисе урынына килердәй түрә белән очрашты


Кушма Штатлар вице-президенты Джо Байден Кытайга сәфәрендә Кытай халык республикасы рәисе урынбасары Си Цзиньпин белән очрашты. Күп белгечләр ул хәзерге Кытай лидеры Һу Цзиньтаоны алыштырырга мөмкин ди.

Очрашуда икътисадый хезмәттәшлек, аерым алганда, АКШ-ның бюджет дефицитын киметү планнары турында сүз барды. АКШ-ның эре кредиторларының берсе булган Кытай, бурычлар кризисыннан котылу, өчен Вашингтонны кыюрак адымнарга чакырган иде.

Байден исә үз ягыннан Кытайны юань курсын күтәрергә чакырды. АКШ аны түбәнәйтелгән дип саный.

АКШ вице-президенты Кытай рәисе һәм хөкүмәт башлыгы Вэнь Цзябо белән дә очрашыр дип тә көтелә.
XS
SM
MD
LG