Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израильнең көньягындагы өч һөҗүмдә алты кеше үлде


Израильнең Мисыр чиге буендагы көньягындагы өч һөҗүмдә алты кеше үлгән, 40-лап кеше яраланган.

Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху бу террор һөҗүмнәре алдан планлаштырылган һәм аның артында Газзә сызыгындагы фәләстин кораллы сугышчылары тора, дип белдерде.

Полициянең махсус бүлеге белән атышлар вакытында җиде һөҗүм итүче үтерелгән. Калган кораллы сугышчыларны эзләү дәвам итә.

Башта Эйлаттан ерак булмаган җирдә билгесез кешеләр гади халык утырып барган ике автобуска һәм берничә машинага ут ачкан.

Шуннан соң Беэр-Шева шәһәрендә израиль хәрби кизүе үткәндә шартлау булган.

Израильнең көньягында тикшереп үткәрү капкалары көчәйтелгән, армия һәм полициянең өстәмә көчләре хәрби хәлгә китерелгән.
XS
SM
MD
LG