Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим Папасы Бенедикт XVI Мадридка килде


 Бенедикт XVI
Бенедикт XVI
Рим Папасы Бенедикт XVI бүген Испания башкаласы Мадридка дүрт көнлек сәфәр белән килде. Ул дөнья яшьләр көнендә катнашачак.

Испания хакимияте белдерүенчә, тантанага миллионга якын хаҗи җыелачак. Якшәмбе Бенедикт XVI Мадридтан көньяк-көнбатышка таба хәрби ныгытмада дини йола да үткәрәчәк.

Испания казнасыннан финансланучы бу сәфәр илдә зур ризасызлык та тудырды. Активистлар әйтүенчә, Папа килүгә 50 миллион евро тоту хәзерге бурычлар кризисы вакытында ярамаган купшылык.

Кичә демонстрантлар һәм полиция бәрелешендә 11 кеше, шул исәптән ике полиция хезмәткәре дә яраланган иде.
XS
SM
MD
LG