Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә 6,8 дәрәҗәдә җир тетрәде


“Фукусима-Дайичи”да нурланышлы су саклагычлар
“Фукусима-Дайичи”да нурланышлы су саклагычлар
Япониянең төньяк-көнчыгышындагы Фукусима төбәге яр буйларында бүген 6,8 дәрәҗәдә җир тетрәү булды. Мияги һәм Фукусима перфектураларында 50 см биеклектәге дулкын ташкыны булу мөмкинлеге турында кисәтү белдерелде. Бу хакта Япониянең метеорология агентлыгы хәбәр итте.

Моңа кадәр булган җир тетрәүдә зыян килгән “Фукусима-Дайичи” атом электр станциясенең баш ширкәте ТЕРСО, бүгенге җир тетрәү реактордагы су суыту эшләренә бернинди дә йогынты ясамады дип белдерде. Алар 11 мартта сафтан чыккан иде. Шулай ук нурланыш арту да күзәтелмәгән.
XS
SM
MD
LG