Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ “Әл-Каидә”не төп куркыныч тудыручы дип саный


"Әл-Каидә"нең яңа җитәкчесе Әйман әз-Завахири
"Әл-Каидә"нең яңа җитәкчесе Әйман әз-Завахири
“Әл-Каидә”нең террор челтәре АКШ иминлеге өчен төп куркыныч тудыручы булып кала. Бу хакта АКШ Дәүләт департаментының 2010 елда халыкара террорга багышланган хисабында әйтелә.

Май аенда “Әл-Каидә” башлыгы Осама бин Ладен үтерелгәнгә кадәр үк төзелгән хисапта, “Әл-Каидә”нең Пакстандагы төрле исламчыл төркемнәр белән хезмәттәшлеге борчылу тудыра диелә. Әмма шул ук вакытта хәзерге “Әл-Каидә” моннан берничә ел элек булганга караганда көчсезрәк дип әйтелә.

Кушма Штаталар фикеренчә, террор химаячеләре булып Иран, Сүрия, Куба һәм Судан тора. 2010 елда Иран активлык күрсәткән. Узган ел дөньяның 72 илендә 11 меңнән артык террор гамәле булган.
XS
SM
MD
LG