Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия очкычлары янә Гыйрактагы көрд ныгытмаларына ут ачты


Төркиянең хәрби очкычлары янә Гыйрактагы көрд кораллы сугышчыларының ныгытмаларын утка тотты.

Төркия хәрби идарәсе белдерүендә 28 корылма бомбалануы турында әйтелә. Артиллерия 96 хәдәфкә ут ачкан.

Көрд эшчеләр фиркасе һөҗүмнәре ешайганга җавап итеп Төркия армиясе ике көн инде операция үткәрә. Июль башыннан бирле кырыклап төркия хәрбие һәлак булды.
XS
SM
MD
LG