Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә путчның 20 еллыгына чаралар үтте


Мәскәүдә август путчына 20 ел тулу уңаеннан чаралар үтте. «Азатлык» радиосы хәбәрчесе белдерүенчә, «Демократиягә хәтем» дип аталган чараны «Гадел Русия» һәм «Яблоко» фиркаләренең яшьләр оешмалары оештырган. 50-ләп кеше җыелган. Алар турыдан-туры сайлау таләбе белән чыккан. Шулай ук бүген 200-ләп коммунист Пушкин мәйданында чара үткәргән.

1991 елның 19 августында совет җитәкчелегенең бер төркеме дәүләт түнтәрелеше ясарга омтылган иде, әмма ул барып чыкмады.
XS
SM
MD
LG