Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә гыйсьянчылар порт шәһәр Бриганы үз контроленә алды


Либиядә гыйсьянчылар, Мөәмәр Каддафи гаскәрләренә каршы атна дәвамында көчле сугышлардан соң, зур нефть салу терминалы булган порт шәһәр Бриганы үз контроленә алды.

Гыйсьянчылар вәкиле белдерүенчә, ил башкаласы Триполидан 750 чакрым ераклыктагы шәһәрнең бар өлеше дә алар кулында.

Гыйсьянчыларның Триполига таба һөҗүмнәре дәвам итә. Триполидан көнбатыштагы Әз-Зәвия һәм көнчыгыштагы Злитин тирәсендә сугышлар баруы әйтелә. Злитинда 30-дан артык гыйсьянчы һәлак булган, Каддафи көчләренең күпме үлүе хәбәр ителми.
XS
SM
MD
LG