Accessibility links

Әфганстанда шартлау һәм һөҗүмдә биш кеше үлгән


Якшәмбе көнне Әфганстанда булган шартлау һәм һөҗүмдә биш кеше һәлак булган.

Әфганстанның Һилмәнд вилятендә район проркуроры үтерелгән. Җинаятьчеләр качып киткән. Әлегә җинаятьне беркем дә үз өстенә алмады. Шул ук вилаяттә Нәвзәд районында шартлауда дүрт кеше һәлакъ булган.

Илнең көнчыгышындагы Кунар вилаятендә кораллы сугышчылар һөҗүмендә тугыз кеше яраланган.

Кандаһар шәһәрендә интиһарчы булып террор гамәле оештырырга теләгән ун яшьлек үсмер кулга алынган. Өч ай элек аны Пакстанда урлаганнар һәм ул әфган кораллы сугышчылары лагеренда махсус өйрәнү үткән.

Илнең эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, әфган иминлек көчләре һәм халыкара гаскәрләрнең уртак операцияләре вакытында алты кораллы сугышчы үтерелгән, берәү яраланган һәм 57-се тоткарланган.
XS
SM
MD
LG