Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Кеше хокуклары Шурасы Сүриядәге вәзгыятьне тикшерәчәк


БМО Кеше хокуклары Шурасы бүген Сүрия хакимиятенең оппозиция чараларында катнашучыларны эзәрлекләүне хөкем иткән резолюция өлгесен караячак.

Әлеге документта Сүриядә кеше хокукларын күпләп бозылуын тикшерү өчен бәйсез халыкара комиссия төзү кирәклеге әйтелә. Сүрия хокук яклаучылары мәгълүматларынча, биш айга сузылган халык күтәрелешләрендә ике меңнән артык кеше үтерелгән.

Сүрия президенты Бәшәр Әсад кичә телевидениедән чыгыш ясап, илдәге эшләргә читтән көч куллануга каршы булуын кисәтеп куйды.

Әсад киләсе ел башында Сүриядә күп фиркаләр нигезендә парламент сайлаулары үтәчәген вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG