Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 04:31
Русия президенты Дмитрий Медведев Петербур губернаторы Валентина Матвиенконың вазыйфасыннан китүенә ризалыгын бирде.

Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Петербур башлыгы вазыйфаларын президентның үзәк бүлгедәге вәкиле Георгий Полтавченко вакытылыча башкарачак.

Бүген иртән Матвиенконың “Красненькая речка” муниципаль бүлгесендә депутат таныклыгын алуы хәбәр ителгән иде. Якшәмбе ике бүлгедә: “Красненькая речка” һәм “Петровский”да үткән сайлауда Матвиенко 90%-тан артык тавышка ия булды.

Матвиенкога депутат мандаты Федерация шурасына сайлану өчен кирәк. Ул аңа җитәкчелек итәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG