Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге, НАТО һәм АКШ Либия гыйсьянчыларын хуплый


Европа Берлеге, НАТО һәм Кушма Штатлар Либиядә гыйсьянчылар ирешкән уңышларны хуплый һәм Мөәмәр Каддафи хакимиятенә санаулы вакыт калганны әйтеп, каршы торуны туктатырга чакыра.

НАТО Генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен, Либиядә күчеш чоры тынычлыкта узсын өчен Төньяк Атлантика Берлеге гыйсьянчыларның Милли күчеш шурасы белән хезмәттәшлектә булачак, дип әйтте. Европа Берлеге шулай ук күчеш шурасына үз ярдәмен тәкъдим итте. АКШ президенты Барак Обама алга таба да кан коюлар булмасын өчен Каддафины хакимияттән китәргә чакырды.

Гыйсьянчылар Триполига кергәч үк Кытай “Либия халкы иреген хөрмәт итәчәген” белдерде.
XS
SM
MD
LG