Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә юстиция министрлыгының ПАРНАСны теркәмәвен кануный дип белдерде


Бүген Мәскәүдәге мәхкәмә Русия юстиция министрлыгының Халык иреге фиркасе – (ПАРНАС)ны теркәмәвен кануный дип белдерде.

Шулай итеп ПАРНАС адвокаты Вадим Прохоров һәм Алтай төбәгендәге бүлеге рәисташы Владимир Небальзин биргән шикаятьләр кире кагылды.

Халык иреге фиркасендә мәхкәмә карарын шикаять итәргә җыеналар. ПАРНАСны низамнамәдә төгәлсезлекләр һәм каршылыклар бар дип 23 июньдә теркәүдән баш тарткан иделәр.
XS
SM
MD
LG