Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара җәмәгатьчелек Либия гыйсъянчылары уңышын хуплый


Гыйсьянчылар Триполига җитүен бәйрәм итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:34 0:00
йөкләү

Узган төндә Либия гыйсьянчылары башкала Триполига керүләрен бәйрәм итте. [AP видеосы]

Либия оппозициясе башлыгы Мостафа Абдул Җәлил барлык халыкны тәртипкә чакырды һәм башта тормыш ал да гөл генә булмаячак дип кисәтте.


Узган төндә гыйсъянчыларның Либия башкаласына зур шатлыклар белән килеп керүе ул – зур җаваплылык та. Либиянең оппозициядәге Милли күчеш шурасы лидеры Мостафа Абдул Җәлил илнең көнчыгышындагы Бингази шәһәрендә үткән матбугат очрашуы вакытында әнә шул икенче ягына күбрәк басым ясады. “Каддафи эпохасы тәмамланды”, дип белдерде ул.

Мостафа Абдул Җәлил
Җәлил бу сүзләрне әйткән вакытта Триполи тулысынча гыйсъянчылар кулында түгел иде әле. Башкала үзәгендә һәм 80%-тан күбрәк өлешендә гыйсъянчылар булуы хәбәр ителде. Шуңа күрә Җәлил ил башкаласы өчен көрәшүче гыйсъянчыларны җиңү яулангач та тәртипкә һәм тотнаклыкка чакырды.

Җәлил сүзләренчә, җиңүдән соң илдәге тормыш та тиз генә ал да гөл булмаячак. Җәлил Либия яңа чор башында дип әйтә. Ирек, тигезлек, гаделлек, демократия һәм ачыклык принципларын булдыру өчен күп эшләр башкарырга кирәк икәнлегенә дә басым ясады ул. Әлеге өметләр Либия халкын нәкъ инкыйлабка, күтәрелешләргә китергән иде.

Гыйсъянчыларның уңышларын халыкара җәмәгатьчелек хуплады

Гарәп дәүләтләре лигасы Генераль секретаре Нәбил әл-Гарәби Либиядәге милли күчеш шурасына “тулысынча теләктәшлек” белдерде.

Европа Берлеге, НАТО һәм Кушма Штатлар Либиядә гыйсъянчылар ирешкән уңышларны хуплады һәм Мөәмәр Каддафи хакимиятенә санаулы вакыт калганны әйтеп, каршы торуны туктатырга чакырды.

НАТО Генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен, Либиядә күчеш чоры тынычлыкта узсын өчен Төньяк Атлантика Берлеге гыйсъянчыларның Милли күчеш шурасы белән хезмәттәшлектә булачак, дип әйтте. Европа Берлеге шулай ук күчеш шурасына үз ярдәмен тәкъдим итте.

Италия тышкы эшләр министры Франко Фраттини, Каддафи "вакыты чыкты" һәм ул үзенХалыкара җинаятьләр мәхкәмәсенә тапшырырга тиеш, дип әйтте.

АКШ президенты Барак Обама алга таба да кан коюлар булмасын өчен, Каддафины хакимияттән тизрәк китәргә чакырды.

Кытай гыйсъянчылар Триполига кергәч үк “Либия халкы иреген хөрмәт итәчәген” белдерде.

Мөәмәр Каддафиның үзенең кайда икәне билгесез. Аның улларының берсе - әл-Мутассим дүшәмбе Триполидагы бункерга яшеренгән дип белдерелгән иде. “Әл-Җәзирә” телеканалы хәбәр итүенчә, бункерга керешне танклар саклаган.

Каддафиның ике улының берсе – Сәйеф әл-Исламига һәм Каддафиның үзенә Халыкара трибунал кешечелеккә каршы җинаятьләрдә гаепләү белдерде.

Каддафи хакимиятендәгеләрнең илдән китә башлау очраклары да билгеле булды. Либия премьер-министры Әл Багдади Гали әл-Мәхмүдинең якшәмбе кичендә Туниска, Җирба утравына килгәнлеге дә дүшәмбе билгеле булды.
XS
SM
MD
LG