Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ир Бурятиягә килде


Русиядә сәфәрдә булган Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ир Бурятиягә килде. Иртә белән ул Байкал күле яр буенда булды.

Бурятия башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Ким Чен Ир бүген шулай ук Улан-Удэга да килергә мөмкин. Кайда булуны һәм ничек баруны Төньяк Корея ягы хәл итүне дә өстәделәр. Ким Чен Ир 20 августта Русиягә килгән махсус поездда йоклый.

Иртәгә ул Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашырга тиеш.

“Азатлык” хәбәрчесе Улан-Удэда иминлек чаралары күрелә дип хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG