Accessibility links

Меркель Сербияне Косово белән мөнәсәбәтләрне җайларга чакырды


Ангела Меркель һәм Борис Тадич
Ангела Меркель һәм Борис Тадич
Сербиянең Европа Берлегенә керү юлында уңышы турыдан-туры Косово белән мөнәсәбәтләрне җайлаудан торачак.

Германия канцлеры Ангела Меркель бу хакта Белградка булган сәфәре вакытында әйтте. Ул Сербия Косовоның бәйсезлеген танырга тиеш дип турыдан-туры әйтмәсә дә, Белград һәм Приштина арасында мөнәсәбәтләрне җайлау өчен яңадан башланачак сөйләшүләр “конкрет нәтиҗәләр” китерергә тиеш дип белдерде.

Аерым алганда канцлер Косово сербларының параллель рәвештә оештырган хакимият оешмаларын бетерергә чакырды.

Сербия президенты Борис Тадич Меркель белән сөйләшкәннән соң, Белградның ташламаларга барырга әзер булуын, әмма Косовоның бәйсезлеген танырга җыенмаячакларын әйтте.

2008 елда Косова үзенең бәйсезлеген игълан иткән иде.
XS
SM
MD
LG