Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Гадел Русия” сайлауда җиңү өчен КПРФ-ка альянска керергә тәкъдим итә


“Гадел Русия” фиркасе сайлауда “Бердәм Русия”не җиңү өчен КПРФ-ка сул көчләр альянсы төзергә тәкъдим итә.

Мәскәүдә үткән матбугат очрашуы вакытында “Гадел Русия” рәисе Николай Левичев коммунистлар лидеры Геннадий Зюгановка тәкъдим белән чыкты.

КПРФ башлыгы Зюганов берничә шарт үтәлгән вакытта гына альянс мөмкин дип әйтте. Төп шартларның берсе – “Гадел Русия” “Бердәм Русия” белән хезмәттәшлектән баш тартырга тиеш.

Узган елның февраль аенда “Гадел Русия” һәм “Бердәм Русия” сәяси килешү төзегән иде. Андагы маддәләрнең берсе – президент һәм хөкүмәт алып барган юнәлешләргә ярдәм итү.
XS
SM
MD
LG