Accessibility links

АКШ-ның көнчыгыш яр буйларында җир тетрәде


Вашингтондагы Капитолий АКШ Конгрессының эш урыны
Вашингтондагы Капитолий АКШ Конгрессының эш урыны
АКШ-ның көнчыгыш яр буйларында сишәмбе көнне 5,9 дәрәҗәдә җир тетрәде. Кушма Штатларның Геология хезмәте мәгълүматларына күрә, тетрәү үзәге Виргиния штатындагы Минерал шәһәреннән 15 чакрым ераклыкта җир астында булган.

Тирбәлешләр Вашингтонда, Нью-Йорк, хәтта Торонтода да сизелгән. АКШ башкаласында Пентагон һәм Капитолиядән, Нью-Йоркта мәхкәмәләрдән кешеләрне башка урынга күчереп торганнар.
XS
SM
MD
LG