Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородта “Булгария” казасы шаһиты үлемен тикшерәләр


Бүген Түбән Новгородта Идел диңгез һәм елга күзәтүе идарәсенең теркәү һәм лицензияләр бүлеге башлыгы урынбасары Александр Храмовны күмәләр.

59 яшьлек түрәнең җәсәде 22 август көнне ул яшәгән өй янындагы куаклыкта табылды. Аның башына атылган.

Тикшерү белдерүенчә, Храмовны үтергән корал юкка чыкса да, аның кесәсендә 44 ядрә табылган. Үз-үзенә атканмы, әллә башка кеше үтергәнме тикшерү ачыклаячак, дип белдерелә.

Храмов 10 июльдә булган “Булгария” казасын тикшерүдә шаһит буларак бара. Аның өендә һәм эш урынында берничә тапкыр тентү үткәргәннәр. Берничә көн элек ул эшләгән бүлек таратылган булган.

Храмовның дуслары әйтүенчә, “Булгария” көймәсен кулланып торган ширкәткә Храмов лицензия бирмәгән. Әмма югарырак оешмалар Иделдә булган казаны нәкъ Түбән Новгородтагы теркәү һәм лицензияләү бүлегенә аударырга тырышкан дип фаразлана, ди андагы хәбәрчебез.
XS
SM
MD
LG