Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Көньяк Судан белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырды


Русия дөньядагы иң яшь дәүләт – Көньяк Судан белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырды. Русия тышкы эшләр министрлыгының бүген игълан иткән белдерүендә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында документ 22 август көнне Көньяк Судан башкаласы Җубада имзаланды диелә.

Көньяк Суданның бәйсезлеге быел 9 июльдә игълан ителде. Яңа дәүләт Берләшкән Милләтләр Оешмасында 193-нче әгъза булды.
XS
SM
MD
LG