Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия гыйсъянчылары халыкара җәмәгатьчелекнең финанс ярдәменә өметләнә


Гыйсъянчылар Каддафи ныгытмасына керде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00
йөкләү

Либия гыйсъянчылары Мөәмәр Каддафиның Триполидагы төп ныгытмасына керүләрен бәйрәм итә. [AP видеосы]

Либия башкаласы Триполида гыйсъянчылар белән Каддафи тарафдарлары арасында әлегә сугышлар дәвам итә. Милли күчеш шурасы халыкара җәмәгатьчелектән ярдәм көтә.


23 августта гыйсъянчылар Каддафи резиденциясен алса да, ул анда булып чыкмаган иде.

Кайда икәнлеге билгеле булмаган Каддафи, көрәшне дәвам итәчәген белдерә. Бингазидан Триполига күчәргә җыенган гыйсъянчылар җитәкчелеге күчеш хөкүмәте оештыру өчен халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп финанс ярдәме дә сорады.

Гыйсьянчылар һава аланында сакта
23 августта биш сәгатькә сузылган сугышлардан соң гысъянчылар Мөәмәр Каддафи резиденциясен кулга төшерүгә карамастан, Триполида сугышлар туктамады. Көнбатыш журналистлары 24 август иртәсендә дә шәһәр урамнарында атышлар һәм шартлаулар ишетелгәнне әйтә. Каддафи тарафдарларының шәһәрнең бер өлешен үз кулларында тотуы хәбәр ителә. Чит ил журналистлары яшәгән кунакханә дә әнә шул өлештә калган. Шулай ук НАТО көчләренең Каддафи каршылыгы учакларын бомбалавы турында да белдерелә.

Гыйсъянчылар мәгълүматларына карганда, бу саннарны France press китерә, башкала өчен сугышларда 400 кеше үлгән, ике меңләп кеше яраланган. Бу саннарга Каддафи яклылар да кергәнме, әллә алардан башка гынамы – анысы тәгаенләнми. Гыйсъянчылар юлларга тикшерү киртәләре урнаштырган һәм һәр үткән машина тикшерелә.

Каддафи урамнарга чыгып йөргән

Гыйсъянчылар кулга төшергән резиденциядә табылмаган Каддафи аудио мөрәҗәгать белән чыккан. Ул анда “үләргә, йә булмаса җиңәргә” дип әйтеп, резиденцияне калдыруны тактик бер борылыш дип атап, илдә яшәүчеләрне каршылык күрсәтергә чакырды.

Триполида гыйсьянчы Каддафиның рәсемен яндыра
Каддафи шулай ук беркемгә күрсәтмичә, Триполи урамнарына чыгып йөрүен дә белдерде. Каддафиның һәм аның гаиләсенең Триполида, туган шәһәре Сиртта хәйран гына яшеренү урыннары да булырга мөмкин. Триполидан киткән Каддафи гаскәрләре дә Сиртка чигенгән булырга тиеш дип шикләнелә.

Каддафиның рәсми вәкиле Муса Ибраһим Либия мәгълүмат чаралары белән телефон аша сөйләшкәндә “без көрәшне көннәр, атналар гына түгел, ә айлар һәм еллар буе да дәвам итә алабыз” дип белдергән. Ибраһим Либиягә Каддафи ягында көрәшү өчен үз теләге белән алты мең сугышчының килүен дә әйтә.

Гыйсъянчыларның кәефләре төрлечә

Триполидагы хәбәрчеләр гыйсъянчыларның кәефләре төрлечә икәнен белдерә. Триполи кулга төшкәнгә шатлык та, Каддафи хакимияте тулысынча диярлек җимерелгәнгә ышаныч һәм шул ук вакытта Каддафи тарафдарлары ягыннан тагын һөҗүмнәр булыр дип шик тә туу – барсы бергә үрелгән. 22 августтагы хәлләр әлегә аларның барсының да хәтерендә. Каршылыксыз башкалага кергән гыйсъянчылар урам сугышларына дучар булган иде.

Мостафа Габдел Җәлил
Гыйсъянчылар җитәкчелеге әлегә көрәш тәмамланмаганны таный. Милли күчеш шурасы башлыгы Мостафа Габдел Җәлил илнең көньягындагы берничә шәһәрнең Каддафи көчләре контролендә булуын әйтә. “Каддафиның җинаятьчел төркемнәре Сабха шәһәрендә ут ача. Әлегә азат ителмәгән шәһәрләргә без ярдәм кулы сузарга тиеш”, ди Җәлил.

Би-би-си белдерүенчә, гыйсъянчылар Сирт һәм Сабха шәһәрләрендә Каддафи тарафдарлары белән каршылыкны бетерү турында сөйләшүләр дә алып бара.

Әлегә кадәр Бингазида булган Милли күчеш шурасы Триполига күчә башлаячагын игълан итте. Гыйсъянчылар лидерлары башкалада башбаштаклык тудырмаска тырыша. Җәмәгать урыннарын һәм музейларны талаулар булмасын дип сакларга тырыша.

Җәлил: сигез айдан соң сайлау булачак

Мостафа Габдел Җәлил Италиянең La Repubblica газетына сигез айдан соң Либиядә парламентка һәм президент сауйлау үтәчәк дип белдерде. Ул шулай ук Каддафи Либиядә мәхкәмә алдына басарга тиеш һәм ул гадел булачак дип тә әйтте. Һаагтагы Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе Каддафига кешелеккә каршы җинаятьләрдә гаепләү белдергән иде инде.

Мәхмүт Җибрил һәм Николя Саркози
Милли күчеш шурасының вәкиле Мәхмүт Җибрилнең президент Николя Саркози белән күчеш чоры вакытында халыкара җәмәгатьчелекнең ярдәме турында сөйләшүләр өчен Франциягә китүе дә игълан ителде. Гыйсъянчылар вәкилләре АКШ, Британия, Франция, Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре белән Каддафи хакимиятеннән соң күчеш чорының кыенлыклары турында сөйләшү өчен Катарга килде.

Мостафа Габдел Җәлил ашыгыч рәвештә ике ярым миллиард доллар бирүне үтенеп халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте.

Туңдырылган хисаплар яңадан ачылачак

Франция һәм БМО Иминлек Шурасында әгъза илләрнең бер өлеше Либия хисапларын яңадан ачу һәм чикләүләрне алу турында резолюция өлгесе әзерли.

Чит ил хисапларында булган финанслар Либия гыйсъянчылары оештырган Милли күчеш шурасы карамагында булачак.

Чикләүләр, гыйсъянчылар көрәш алып барган Мөәмәр Каддафи хакимиятенә каршы, Иминлек Шурасы тарафыннан кертелгән иде.

Кытай БМО-ны низаг беткәч Либияне торгызуга җитәкчелек итәргә чакырды. Илдәге хакимият күчеше җайлы гына барыр дип өметләнә ул. Пекин шулай ук Либиядә тотрыклык булсын өчен ярдәмен дә вәгъдә итә. Кытай озак еллар буе Каддафи хакимиятенә теләктәшлек белдереп килде. Илнең тимер юл, нефть һәм телекоммуникация индустриясенә миллиардларча доллар инвестицияләр кертте.

Русия әлегә читтән күзәтәчәк

Русия президенты Дмитрий Медведев низагның ике ягындагыларны сөйләшүләр өстәле янына утырырга чакырды. Гыйсъянчылар уңышка ирешсә дә, икехакимиятлелек әле дә саклана ди ул. Каддафи һәм аның тарафдарлары билгеле бер йогынтыга ия һәм аларның күпмедер хәрби көче дә булуны әйтә.

Ә киләчәктә исә, Русия президенты сүзләренчә, гыйсъянчыларның илне берләштереп демократик үзгәрешләр башларга мөмкинлекләре, көче һәм рухы җитсә, алар белән тиешле мөнәсәбәтләр урнаштыру ягы да каралачак.
XS
SM
MD
LG