Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда һөҗүмнәрдә полиция хезмәткәрләре, гади халык арасыннан үлүчеләр бар


Әфганстанда бүген һәм чәршәмбе көнне кораллы һөҗүмнәр булды, һәлак булучылар да бар. Бу хакта Әфганстан вилаятләре хакимиятенә таянып Reuters хәбәр итә.

Илнең көньягындагы Һилмәнд вилаятендәге Марҗаһ төбәгендә бүген бомба шартлап полициянең биш хезмәткәре яраланды.

Илнең көнчыгышындагы Пактия вилаятендә Зурмат районында чәршәмбе көнне анда яшәүче өч кеше үтерелгән, ун кеше яраланган. Алар арасында бер бала да бар. Шулай ук чәршәмбедә Балһ вилаятендә Шамтал районында бомба шартлап полициянең ике хезмәткәре һәлак булган, тагын өчәү яраланган.
XS
SM
MD
LG